Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Президенты Яшел Үзәндә яңа балалар бакчасын ачты

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Кораблик" исемен алды. Бина "Кызыл металлист" микрорайонының Тиховнин урамында 2019 елның ноябрендә генә төзелә башлый, ә 1 сентябрьдә ул 220 Яшел Үзән баласы өчен үз ишекләрен ача.

- Балалар өчен һәрвакыт ниндидер яхшылык эшләү күңелле. Бүген без матур бакча ачабыз. Ул үз тарихын Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән бәйләячәк. Булачак суднолар төзүчеләр тәрбияләнер дип ышанам. Балалар рәхәтләнеп йөри торган бакча булсын иде, ә әти-әниләр алар өчен тыныч булсыннар. Төзүчеләргә кыска вакыт эчендә шундый матур объект төзеп куюларына рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Кораблик”ка балаларны әле кабул итәләр. Балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шул исәптән: 6 ясле (1-3 яшь), 1 кече (3-4 яшь), 1 өлкән (5-6 яшь), 2 урта һәм 2 әзерлек төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев