Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе Алабугада узачак

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Алабугада 14 августта «Адымнар-Алабуга» яңа полилингваль комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы - “XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен чын хәзинә”

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һәм башкалар катнаша.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын үтәү максатларында август педсоветында катнашучылар саны катгый чикләнгән һәм барлык кирәкле санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак.

Киңәшмә барышында “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалачак, мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен; һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга тәрбия өлкәсенә һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралачак.

Киләсе уку елына региональ белем бирү сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре РФ Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы, Федераль Җыенга Президентның Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге, шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасы нигезендә билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елда «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» милли проектларын гамәлгә ашыруда катнаша, шулай ук, 6 федераль дәүләт программасы, башка субсидияләр һәм субвенцияләрне дә кертеп: «Мәгариф үсеше», «Уңайлы мохит», «Гражданнарга социаль ярдәм», мәгариф өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга субвенция, иң яхшы мәктәп укытучыларына акчалата премия түләү һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырганда бер тапкыр бирелә торган пособие дә кертеп.

2020 елда гамәлгә ашыру исәбенә республикага җәлеп ителә торган акчаларның гомуми күләме:

  • "Демография" милли проекты 1,5 млрд. сум тәшкил итә (федераль бюджеттан - 1,2 млрд. сум, республика бюджетыннан - 0,3 млрд. сум);
  • «Мәгариф» милли проекты - 2 199,86 млн. сум, шуларның 1 452,06 млн. сумы - федераль бюджет акчалары һәм 747,8 млн. сумы - республика бюджеты акчалары;
  • «Фән» милли проекты - 449,9 млн. сум (федераль бюджет акчалары);
  • Күрсәтелгән федераль программалар - 860,4 млн. сум, шулардан 789,8 млн. сум - федераль бюджет акчалары һәм 70,6 млн. сум - республика бюджеты акчалары.

14 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының актлар залыннан август педсоветының пленар утырышы турыдан-туры видеотрансляцияләнәчәк.

Ул конференциядә барлык Татарстан педагогларын, ә алар 65 меңнән артык кеше, колачларга мөмкинлек бирәчәк. Онлайн-трансляцияне түбәндәге адрес буенча карарга була: http://mon.tatarstan.ru/rus/august-online.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев