Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Яңа ел чыршыларын уздырырга рөхсәт иттеләр

Баш санитар табиб балалар Яңа ел бәйрәмнәре кагыйдәләрен аңлатты.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру балаларны һәм аларның әти-әниләрен яңа коронавирус инфекциясеннән саклау өчен санитария кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты янында ТР буенча баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

"Балалар Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру тәртибенә игътибар итәргә кирәк, алар һичшиксез барлык таләпләрне үтәп үткәрелергә тиеш. Кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнау булмаска тиеш», - дип билгеләп үтте докладчы.

Кечкенә татарстанлыны Яңа ел бәйрәменә 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше озата бара ала.

Өлкәннәр һәм җиде яшьтән өлкәнрәк балалар бәйрәмдә битлекләрдә булырга тиеш, социаль дистанцияне саклау мөһим. Мәйданда антисептиклар булу, кулларны юу өчен шартлар тудырылырга тиеш, бинага кергәндә - тән температурасын үлчәргә кирәк.

"Әгәр чара балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрелә икән, ул ата-аналар, аниматорлар һәм фотографлар чакыруыннан башка  уза һәм бакчаларда төркемнәрне берләштерергә ярамый, мәктәпләрдә исә параллель классларны, - дип өстәде баш санитария табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X