Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мөфтие: Корбан гаете - игелек һәм юмартлык бәйрәме

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады һәм Татарстанда барысы да гает җитүне шатланып көтә, дип билгеләп үтте.

"Корбан бәйрәменең тагын бер мәгънәсе бар: бу Аллаһы Тәгаләнең зияфәте, ягъни мохтаҗлар өчен аш-су тантанасы. Татарстанда хәерчеләр дә, байлар да гает җитүне шатланып көтә, чөнки бу мөселманнарның мәҗбүри сыйфатлары булган һәм Коръәндә тасвирланган игелек һәм юмартлык бәйрәме», — дип мөфтинең сүзләрен җиткерә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.



Камил хәзрәт дин кардәшләренә бу изге көннәрдә Аллаһы Тәгалә корбаннарны, изге гамәлләрне, гыйбадәт һәм догаларны кабул итүен һәм барысы өчен савап итеп җәннәт бакчалары бирүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев