Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан МЧСы яшен һәм боз булганда куркынычсызлык чаралары турында кисәтә

Бүген кич, төнлә һәм 24 майда иртән урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә.

Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич, төнлә һәм 24 майда иртән урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начар булган очракта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләреннән, агачлардан, реклама щитларыннан һәм витриналардан ерак торырга кирәклеген искәртә. Бу вакытта подъезд яки подвалларда яшеренеп тору кирәк. Боз яуганда өйдән чыкмаска, өйдә тәрәзәдән ерак торырга киңәш ителә. Урамда булганда качып торырлык урын табарга тырышыгыз, башыгызны боздан кулларыгыз, кием яки сумкагыз белән саклагыз.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X