Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан машина йөртүчеләрен тонировка өчен кулга ала башладылар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тонировкаланган автомобиль йөртүчеләргә актив тотынды.

Әгәр дә элек принципиаль автоһәвәскәрләр пыяла тонировкасы өчен штраф җыйган булсалар, хәзер әлеге хокук бозу өчен чын кулга алынулары мөмкин.

Агымдагы елның ике аенда полиция хезмәткәрләре тыелган тонировкалы 11 318 йөртүчене "рәсмиләштергән". Әлеге кагыйдә бозу өчен 500 сум штраф каралган. Әле күптән түгел генә принципиаль машина йөртүчеләр штрафлар гына түли ала иде, әмма хәзер аларга җитди нәрсә яный: полицейский тонировканы урында ук бетерергә таләп итәргә хаклы.

Әгәр дә машина йөртүче баш тартса, аңа каршы полиция хезмәткәренең законлы таләпләренә буйсынмаган өчен административ эш производствосы кузгатылачак. Моның өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест каралган.

Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәмәүнең 43 факты теркәлгән. 12 очракта суд тарафыннан кулга алулар билгеләнгән, гадәттә мондый җәза биштән сигез тәүлеккә кадәр вакытка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев