Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан машина йөртүчеләренә тимер юл кичүләре аша хәрәкәт итү кагыйдәләре турында искәрттеләр

Профилактик чара республиканың Яшел Үзән районында узды.

Тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чара Паратск-Краснозаринск аралыгының 5 километрында узды. Аны Дәүләт автоинспекциясе һәм «РТЮ» ААҖ филиалы хезмәткәрләре үткәрде. Машина йөртүчеләргә тимер юл аркылы чыгу урыннарын узу кагыйдәләре турында искә төшерделәр, аларга «Остановись до поезда» лозунгы язылган тематик белешмәлекләр һәм наклейкалар тапшырдылар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автомобиль инспекциясе шуны искәртә: Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.10 маддәсе нигезендә тимер юл аша хәрәкәт кагыйдәләрен бозу 5000 сум күләмендә административ штраф яки өч айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабатланган очракта, кагыйдә бозучы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә.

Татарстанда ел башыннан алып тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт кагыйдәләрен бозган 300гә якын машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев