Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан машина йөртүчеләрен махсус наклейкалар белән бүләкләячәкләр

Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган һәм авариягә эләкмәгән машина йөртүчеләрен хуплаячаклар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов билгеләп үткәнчә, ведомство юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җәзага тарту гына түгел, ә аларны үтәүчеләрне хуплау инициативасы белән чыга. 

"Тиздән бу акциянең башлануы турында игълан итәчәкбез. Катнашучыларга махсус наклейкалар таратылачак, ә ел азагында без нәтиҗәләр ясаячакбыз", - диде ЮХИДИ башлыгы. 

Ленар Габдрахманов акциядә катнашучыларның башка Татарстан машина йөртүчеләре өчен үрнәк булачагына һәм республика юлларында һәлакәтләрне киметергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев