Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауга 546 млн сум акча тотачак

"Демография» илкүләм проекты кысаларында республикада гериартрик ярдәм күрсәтү өчен яңа кабинетлар барлыкка киләчәк. Аларда 75 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне кабул итү планлаштырыла. Мондый төр хезмәт күрсәтүдә катнашучылар өчен төрле бәйгеләр оештыру күздә тотыла.

«Җиңүчеләр компьютер техникасына ия булачаклар», - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. 
Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «өлкән буын кешеләренә системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру» төбәк проекты кысаларында гериатрик ярдәм кабинетлары булдырылачак. 
«Гериатрия» юнәлеше - 75 яшь һәм аннан өлкәнрәк пациентларга медицина ярдәме күрсәтү буенча чаралар системасыннан гыйбарәт. 
2019 елда «Өлкән буын» проекты кысаларындагы чараларны финанслауга 546 млн сум бүлеп биреләчәк. 
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, республикада 45 гериатрия Кабинеты һәм 171 урын булдырылырга тиеш, ә барлык муниципаль районнарда яшәүче өлкәннәрне гериатрия кабинетларына һәм койкаларына беркетергә кирәк», — дип хәбәр итте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев