Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстан көзгесе» Бөтенроссия экопроектлар конкурсында тавыш бирүдә җиңде

Республика халкы ярдәме белән Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча проект 18 мең 476 тавыш җыйды.

Татарстан экопроекты “Татарстанның зәңгәрсу күлләрен” төзекләндерү буенча Бөтенроссия экотуризмны үстерү конкурсында халык тавыш бирүендә җиңде, дип хәбәр итә ТРда туристлык-рекреацион кластерларны үстерү буенча команда.

«Татарстанлыларның актив ярдәме белән «Татарстан көзгесе» экокластеры туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризм үсеше буенча бөтенроссия конкурсында беренче урынны алды», - диелә хәбәрдә.

Проект 18 мең 476 лайк җыйды. Тавыш бирүдә барлыгы 36 финалист катнашты.
Конкурста катнашкан икенче Татарстан проекты, “Кама Тамагы” экокурорты шулай ук халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча топ-10га эләкте. Ул, 8 мең 810 тавыш җыеп, дүртенче урында калды.

Бүген, 16 октябрь көнне Тулада халык тавыш бирү һәм бөтен конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Жюри федераль ярдәм алачак проектларны игълан итәчәк. Шунда ук халык тавыш бирүендә җиңүче буларак «Татарстан көзгесе» экокластеры нинди приз алачагы билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев