Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан коронавирус белән зарарланучылар саны буенча яңадан рекорд куйды

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 135 яңа очрагын ачыкладылар - бу пандемия башланганнан бирле бер тәүлек эчендә Covid-19 авырулары арту буенча чираттагы рекорд.

128 кеше республика территориясендә йоктырган, 7 очрак читтән кергән. 104 пациент өйдә дәвалана, 31ен хастаханәгә озатырга кирәк булган.

Тәүлек эчендә Казанда коронавирусның 69 очрагы ачыкланган, Чаллыда - 25. Аксубай, Норлат һәм Түбән Кама районнарында - 5, Югары Ослан һәм Зәй районнарында - 3 Covid-19 очрак.

Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Ютазы районнарында – 2шәр очрак. Актаныш, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында берәр йоктыру очрагы.

22 октябрьгә Татарстанда коронавирус очракларының гомуми саны 29 239га җитте. 24 478 кеше сәламәтләнде, 885 кеше үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев