Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан халкын ун көнлек Яңа ел каникуллары көтә

Республикада яшәүчеләр декабрь аенда 30 һәм 31ендә ял итәчәк.

Бу атна ахырында Татарстан халкын ун көнлек Яңа ел каникуллары көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«2019 елда эш көне булмаган бәйрәм көннәре – 5 һәм 6 гыйнвар ял көннәре – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 2019 елда ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән рациональ файдалану максатыннан, РФ Хөкүмәтенең «2019 елда бәйрәм көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, ял көннәре: 5 гыйнвар (шимбә) – 2 майга (пәнҗешәмбе), 6 гыйнвар (якшәмбе) 3 майга (җомга) күчерелә», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шул рәвешле, республикада яшәүчеләр 2018 елның декабрь аенда 30 һәм 31ендә ял итәчәк. 2019 елда каникуллар 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. 7 гыйнварда христианнар Раштуаны бәйрәм итәчәк.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зима новогодние праздники праздничные выходные скоро новый год