Татарстан халкы Telegram аша счетчиклар күрсәткечләрен бирә алачак
Татарстанда тиздән Telegram мессенджеры ярдәмендә счетчик күрсәткечләрен бирергә мөмкин булган система барлыкка килер дип торалар.
Системаны ТР цифрлы үсеш министрлыгы эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин сүзләренчә, яңа система берничә айдан барлыкка киләчәк. Күрсәтмәләрне, башка сайтларны һәм дәүләт хезмәтләре порталын кулланмыйча, Telegram-канал аша бирергә мөмкин булачак, дип билгеләде ул. Айрат Хәйруллин белдергәнчә, алга таба «ВКонтакте» социаль челтәре ярдәмендә дә күрсәтмәләр җибәрү планлаштырыла, чөнки аларга күп санда яшьләр кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев