Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан халкы социаль челтәрләрдә коронавируска каршы флешмоб башлады

Акциядә катнашучылар үз битләрендә ярдәм сүзләре һәм тиешле хештеглар белән фотографияләр урнаштыра

Татарстан халкы социаль челтәрләрдә бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә Covid-19 коронавирусына каршы флешмоб оештырды. “Яшел Үзән” редакциясе дә читтә калмады. Әлбәттә инде, мөселманнар өчен изге көн булып саналган җомга иртәсен без бисмилла әйтеп, белгән догаларыбызны укып һәм елмаеп каршы алдык.

Флешмобның максаты - бер-берсен һәм яңа типтагы коронавирус аркасында карантинга эләккәннәрне үз елмаюлары белән хуплау. «Минем белән хыял» бөтенроссия хәйрия проекты акциясен башлап җибәрде. Болардан тыш, ул мәгълүмати киңлектә таралган паниканы тоткарлауга да юнәлдерелгән.

Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдәге үз битләрендә тиешле хештеглар (#воВсе32 һәм #хыялый) белән фотографияләр урнаштыралар. Яшел үзәнлеләр дә актив катнаша. Хөрмәтле дуслар, Бөтендөнья бәхет көнендә бернигә дә карамыйча, һәрберебез үзебезне бәхетле хис итик.
Ә без сезнең кебек дусларыбыз булганга бик тә бәхетле! Йөзләрегезне якты елмаю бизәсен!Әлеге акциягә сез дә кушылыгыз һәм фотоларыгыз астына түбәндәге хэштегларны #воВсе32#мечтайсомной#яшелүзәнгазетасы өстәргә онытмагыз.

Фото от shubinsergei

Безнең инстаграммыбызга да язылыгыз https://www.instagram.com/yashel_uzen/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев