Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан илкүләм проектлар буенча төзелеш һәм ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча алды

2021 елда Татарстанның Төзелеш министрлыгы алты Милли федераль программаны тормышка ашыруда катнаша: “Демография”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау” һәм “Мәдәният”. Республика объектларын төзү, ремонтлау һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

«Быел 95 объект һәм 3,8 мең кв.метр авария хәлендәге торак капиталь ремонтлана, төзелә һәм төзекләндерелә. Милли проектлар кысаларында бу максатларга 11,5 млрд. сум бүлеп бирелгән", - диде Фролов.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 3,3 млрд.сумлык 65 объектта эшләр бара. Әлеге проект кысаларында «Стимул» программасы да тормышка ашырыла, ул эре төзүчеләр тарафыннан торак төзелешен активлаштыруга юнәлдерелгән. Аның буенча «Арт-Сити» торак комплексында, Казанның өч балалар бакчасында, «Җәй» торак комплексы өчен ике тышкы инженер челтәрендә һәм «Светлая долина»ТК чистарту корылмаларында эшләр финансланачак.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X