Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Икътисад министрлыгы милли проектларны тормышка ашыру өчен киртәләр күрми

Милли проектлар буенча эшләрне башкару өчен 96%тан артык контракт төзелгән.

Милли проектларны гамәлгә ашыруга берни дә янамый, чөнки контрактларның күбесе инде төзелгән. Бу хакта ТР бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

"Бүгенге көндә милли проектлар буенча төзелергә тиешле контрактлар өлеше 96% тан артып китә, сан буенча да, сумма буенча да. Без милли проектларыбызны тормышка ашыруда киртәләр күрмибез», - дип ассызыклады Шаһиәхмәтов.

Быел Татарстан 11 илкүләм проектта катнаша, алар ярдәмендә 50 региональ проект гамәлгә ашырыла. Тиздән Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары киләсе этапка әзерләнә башлаячак.

«2021 елга кадәр эшне актив башлап җибәрергә кирәк: объектлар исемлеген формалаштырырга, РФ Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» Указын үтәү өчен 2030 елга кадәр булачак күрсәткечләрне ачыкларга. Эш актив алып барыла», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Моңа кадәр, милли проект буенча Татарстанда пычранган җирләрне торгызу һәм чүплекне рекультивацияләү турында билгеле булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев