Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан игенчеләре икенче миллион тонна ашлык җыйды

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 августка республика буенча 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган (суктырылган), бу барлык мәйданның 34%ын тәшкил итә.

Бүгенге иртәдә республикада 2 млн 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,6 ц/га. Сугылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 110 мең тонна. Икенче урында - Тәтеш районы - 97,7 мең тонна, ә өченче урында - Зәй районы 91,9 мең тонна. Дүрт районда барлык мәйданның яртысы диярлек җыеп алынган. Әлки районында бөртекле культуралар 49%тан суктырылган, Буа районында - 46%, Нурлат һәм Апас районнарында - 44%. Бөртеклеләрнең иң югары уңышы Зәй районында - бүгенгә 61,3 ц/га тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да алдынгылар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шушы датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданда җыелган, 550 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 32,7 ц/га.

Яшел Үзән районында уңыш гектарыннан 34,4 центнер чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев