Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан игенчеләре өченче миллион тонна яңа уңыш җыеп алды

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 21 августка булган оператив мәгълүматларына караганда, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең га мәйданда җыелган (суктырылган), бу барлык урып-җыю мәйданнарының 53%ын тәшкил итә.

Бүгенге иртәдә республикада 3 млн. 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 38,6 ц/га. Сугылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 139,3 мең тонна. Икенче урында - Тәтеш районы - 137,3 мең тонна, өченче урында - Зәй районы, 130,1 мең тонна.

Урып-җыю темплары буенча алдынгылар - 14 район. Алар арасында: Буа (56,8 мең га), Арча (56,4 мең га), Алексеевск (52,5 мең га), Чистай (51,7 мең га), Балык Бистәсе (48,2 мең га), Минзәлә (47,9 мең га), Азнакай (46,7 мең га), Актаныш (45,9 мең га), Мөслим (47,7 мең га), Тәтеш (44,1 мең га), Татарстан Аграрийлары өченче миллион тонна яңа уңыш җыеп алдылар.
31 район экваторны узып китте. Мәсәлән, Азнакай районында бөртекле культуралар урып-җыю мәйданының 60 процентында суктырылган, Буа районында - 59%, Тәтеш районында - 57%, Спас районында - 56%, Чистай районында - 55%, Чирмешән районында - 54%, Минзәлә һәм Мөслим районнарында - 53%, Арча районында - 51%, Тукай районында - 50%. Шулай ук лидерлар арасында: Сарман һәм Яңа Чишмә (53%), Аксубай (54%), Чүпрәле (52%), Нурлат (62%), Зәй (58%), Лениногорск (55%), Әлки (65%), Кукмара (54%), Бөгелмә (56%), Апас (61%), Питрәч (54%), Балтач (55%), Баулы (59%), Кайбыч (53%), Лаеш (53%), Саба (61%), Түбән Кама һәм Кама Тамагы (55%), Ютазы (65%), Әтнә (55%) һәм Яшел Үзән (66%) бар.

Бөртеклеләрнең иң югары уңдырышлылыгы Зәй районында - бүгенгә ул 59,9 ц/га тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Актаныш районнары да алдынгылар рәтендә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шушы датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,7 мең га мәйданда җыелган, 1806,5 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 31,2 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев