Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа уңыш җыеп алдылар

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башыннан беренче миллион тонна ашлык суктырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган (суктырылган), бу барлык мәйданның 16,8%ын тәшкил итә.

Бүгенге иртәдә республикада 1 млн 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,6 ц/га. Сугылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара - 62,8 мең тонна. Икенче урында - Буа районы - 59,5 мең тонна, өченче урында - Тәтеш районы - 51,4 мең тонна.

Июль ахырында һәм август башында һава шартлары начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре әкренләп көчәя бара. Дүрт районда барлык мәйданның дүрттән береннән артыграгы җыелган. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртекле культуралар 33%тан, Әлки районында - 29%тан, Нурлат районында - 28,6%, Зәй районында - 27,2% суктырылган.

Бөртеклеләрнең иң югары уңышы Зәй районында - бүгенгә ул 62 ц/га тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча, шулай ук, Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да алдынгылар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шушы датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең га мәйданда җыелган, 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 32,7 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев