Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан фермерлары «Вкусы России» конкурсында җиңү өчен грантлар ала алачак

Катнашучы барлык проектлар да федераль ярдәм программасына эләгәчәк.

«Вкусы России» конкурсында Татарстаннан катнашучылар җитештерүне үстерүгә акча грантын ота алачак. Алар барысы да федераль ярдәм программасына эләгәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

"Конкурсның һәр катнашучысы аннан нәрсәдер алачак. Бу очракта продуктны алга җибәрүдә, укытуда ярдәм итү чаралары, бәлки, алга китешкә грантлар булыр ", - дип хәбәр итте спикер.

Ул аңлатканча, Татарстаннан конкурста 22 җитештерүче катнаша, гәрчә гаризалар йөздән артык кергән булса да. Онлайн-тавыш бирү 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, илнең теләсә кайсы кешесе сайтка кереп, Татарстан яки Россиянең башка субъектыннан продут өчен тавыш бирергә мөмкин.
Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр ителгәнчә, конкурс Татарстанда җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев