Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 50 % дәүләт ярдәме белән терлекләрнең баш санын иминләштерә ала

Иминиятләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрне стабильләштерүнең нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне мөмкин булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминиятләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иминият премияләренең 50%ын компенсацияләүдән гыйбарәт. Терлекләрне агроиминләштерү механизмы елдан-ел камилләшә бара, ул күпкә сыгылмалы һәм аграрийларның иминләштерүдә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

ТР буенча 2020 елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде. Иминиятләүчеләрнең күбесе-эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге килешүләр буенча кош-кортның 49 % ы иминләштерелгән, һәм дуңгызчылыкта терлекләрнең 27% тан артыгы колачланган. Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 2,4 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, җыелган взнослар күләме 19,3 млн.сум, алар буенча 8,5 млн. сум субсидия күчерелгән. Иминиятләштерелгән авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны 163,9 мең шартлы баш тәшкил итә.


"Иминиятләнүчеләр арасында «Державинская» кошчылык фабрикасы да бар иде, анда берничә көн элек янгын 45 мең баш кош-кортны юк итте. Кошларның барлык баш саны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән страховкаланган һәм алынган зыян компенсацияләнәчәк. Шуңа күрә, иминият премияләренең 50 проценты министрлык тарафыннан компенсацияләнүен исәпкә алып, без барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә әлеге фактордан саклану инструментына зур игътибар бирергә киңәш итәбез", - дип билгеләп үтә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.


Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 колл-үзәге телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин.

Чыганак: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев