Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев котлавы

Хөрмәтле  яшел үзәнлеләр, шәһәребез кунаклары һәм “Майский” ширкәтендә эшләүчеләр!

 

Сезне ихлас күңелемнән  Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән котлыйм.

Россиянең көче – халыкларының дуслыгында һәм төбәкләрнең  көчендә.  Бүген Татарстан Республикасы –динамик үсүче куәтле, көчле төбәк. Республика үзенең уңышлары өчен  халкының бик күп буыннарына  бурычлы. Татарстан алга омтыла һәм бөтен дөньяга таныла бара. Төп кыйммәтләрнең – мәдәният, милли үзенчәлекнең саклануы бик мөһим. Гаилә институты, өлкән буын казанышларына хөрмәт саклана, ватанпәрвәрлек  үсә. Бу безнең иртәгәге көнебезнең  ныклы нигезе. Барлык башлангычларыгызда  уңышлар, муллык, бәхет һәм сәламәтлек телим.

Илшат Ганиев,

“Майский” теплицалар комбинаты” ширкәтенең  генераль директоры,

ТР Дәүләт Советы  депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев