Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан диңгез сәяхәтчеләре «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәтне төгәлләде

Татарстан диңгез сәяхәтчеләре Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәтне төгәлләделәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР парус спорты федерациясенең элеккеге башлыгы Юрий Бродниковский хәбәр итте.

"Барып җиттек! Барыбыз да исән-сау", - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

«Финита ля комедия!!! Без дөнья тирәли сәяхәт ясадык!!! Финиш", - дип уртаклаштылар яхтаның бортыннан экипаж әгъзалары.

Дөнья тирәли сәяхәт Төркиядә башлана, Төркиядә ул тәмамланды да, дип сөйләде 72 яшьлек капитан Алмаз Алеев.

«Бүген дөнья тирәли сәяхәтебез финишы узды. Без Мармариста "Марина" портында финишка килеп җиттек. Бортта тәртип, барысы да яхшы. 45 мең километр чамасы уздык. Аңлашыла ки, ковид эпидемиясе белән бәйле төрле җитешсезлекләр, ватылулар, аңлашылмаучанлыклар да булды, әмма болар барысы да узды, барысы да яхшы. Дөнья тирәли сәяхәт тугыз ай дәвам итте", - дип уртаклашты судно капитаны.

Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, сәяхәт вакытында Татарстан морякларына күп кенә каршылыклар белән очрашырга туры килгән. Аерым алганда, Яңа ел алдыннан Вануату хакимияте, коронавирус чикләүләре аркасында, Тын океанда яхтсменнарны тоткарлаган. Моннан тыш, диңгезчеләр Татарстан флагын Австралиядә җирле диаспорага тапшыра алмадылар - шулай ук Аделаидада каты чикләүләр аркасында.

Мармарис халкы татарстанлыларга бик җылы мөнәсәбәттә булды. Портта эшләүчеләр һәм шәһәрнең гади кешеләре морякларга ярдәм итәләр һәм алар белән яхшы мөгамәләдә аралашалар.

"Диңгезчеләр, шулай ук, Ватаннарын бик сагынды һәм Казан аэропортында якташлары белән җылы очрашуга өметләнәләр", - дип өстәде Бродниковский.

Яхта Казаннан 2020 елның 28 июлендә кузгалды. Әлеге чәяхәт ТАССРның 100 еллыгына багышланды: логотибы җилкәнгә төшерелгән, ә яхта өстендә Татарстан флагы җилферди. Экипаж составына өч кеше: спорт мастеры, океан йөзү яхтасы капитаны һәм Татарстанның парус спорты федерациясе каршындагы җилкәнле мәктәп җитәкчесе 72 яшьлек Алмаз Алеев, 36 яшьлек боцман Вил Сәгыйтов һәм капитанның 32 яшьлек ярдәмчесе Илфат Миңнебаев керде, соңрак аны Иван Поликарпов алыштырды.

Диңгезчеләр бөтен вакыт эчендә 45 мең километрдан артык юл узган. Аларның маршруты Урта диңгез, Атлантик, Тын һәм Һинд океаннары аша уза. ТАССР флагы дөньяның уннан артык илендә булды. Алар арасында - Марокко, Гибралтар, Кариб утраулары, Панама, Полинезия, Бали, Шри-Ланка, Мальдива, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев