Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан COVID-19 белән авыручылар саны буенча рекорд куя: тәүлек эчендә 300гә якын яңа очрак

Республикада мондый саннарның ноябрь уртасын бирле булганы юк иде.

Татарстанда узган тәүлек эчендә COVID-19 җирле 297 кешедә расланган, шуларның 11е - читтән кертелгән, калганы элемтәдә булган.
40 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 257 кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 126, Чаллыда – 46, Яшел Үзән районында - 20 кеше авырый.

Барлыгы 24 гыйнварга Татарстанда 45 525 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Үлүчеләр саны 1561кә җитте, биш кеше соңгы тәүлек эчендә расланган (1954 елгы ир-ат, 1940, 1943, 1957, 1946 елгы дүрт хатын-кыз).

Бу вакыт эчендә 38 302 кеше терелде, шул исәптән 55е узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев