Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьковка Олимпиадада уңышлары өчен медаль бирәләр

XXIII кышкы Олимпия уеннары призеры – Түбән Кама полиция инспекторы Андрей Ларьков “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале белән бүләкләнә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев ике полиция хезмәткәрен - XXIII кышкы Олимпия уеннары призерлары полиция лейтенанты Андрей Ларьков һәм полиция өлкән сержанты Анна Нечаевскаяны “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале белән бүләкләү турындагы приказга кул куйды.

Андрей Ларьков Түбән Камада яши, патруль-пост хезмәте инспекторы булып хезмәт итә.

Искәртеп үтик, Пхенчхандагы Олимпия уеннарында ирләр арасында чаңгы буенча 50 км марафонда яшел үзәнле Андрей Ларьков бронза медаль яулады. Яшел Үзән халкының шатлыгының чиге юк. Андрей безнең күз алдында үсте – кеше буларак та, спортчы буларак та. Шуңа күрә аның уңышын бездә һәркем – укытучылары, классташлары, күршеләре, Андрейны белүче һәркем үзенен шатлыгы итеп кабул итә. Олимпия уеннарында Андрейны тагын да дәртләндерү өчен Яшел Үзән флагы да җилфердәде. Бу безнең аның өчен җан атуыбыз билгесе иде. Афәрин, Андрей!!!

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андрюшка молодчик!!!! Гордость Зеленодольска!!!!?⛷??

    Теги: Зеленодольск Андрей Ларьков олимпийские игры Пхенчхан Олимпиада 2018 двукратный призер