Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан «Бердәм Россия»се тәкъдиме буенча бакчачыларга ярдәм итү программасын миллиардка арттырачаклар һәм ике елга озайтачаклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»нең 2020-2021 елларга бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын капиталь ремонтлауның уңышлы республика программасын озайту тәкъдимен хуплады. Республика ел саен дача бистәләрендә һәм бакчачылык ширкәтләрендә юлларны, электр челтәрләрен һәм суүткәргечләрне ремонтлауга 550әр миллион сум акча бүлеп бирүен дәвам итәчәк.

Татарстанда меңнән артык гражданның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре теркәлгән. Сораштырулар нигезендә, миллионга якын татарстанлы үзләрен бакчачы һәм яшелчәче дип саный. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче гаиләнең бакчачылыкка теге яки бу мөнәсәбәте бар. Моннан тыш, республикада 540 000 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, шулай ук аларның хуҗалары бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Шуңа күрә республика җитәкчелеге дача бистәләрен һәм бакча ширкәтләрен үстерүгә зур игътибар бирә.

2017 елдан башлап Татарстанда бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләре инфраструктурасын үстерү программасы старт алды. Республика бюджеты ел саен бакчачылык бистәләренең тышкы инфраструктурасын ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 550әр млн. сум бүлеп бирә башлады. Бу өч ел эчендә бистәләрне тәэмин итүне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде, әйтик:

  • 125 км ЛЭП үзгәртеп корырга,
  •  120 трансформатор подстанциясен урнаштырырга,
  •  100 км керү юлларын төзергә,
  •  163 су резервуары куярга,
  •  86 скважина борауларга,
  •  25 км тышкы суүткәргеч челтәре салырга, 
  •  385 чүп мәйданчыгы төзекләндерергә,
  •  аларда 279 чүп бункеры һәм 569 контейнер куярга

 

Беренчел план нигезендә программа 2017 елдан 2019 елга кадәр исәпләнгән иде. Әмма хәзер аны 2021 елга кадәр озайтырга карар кылынды. Бу хакта Түбән Камада бакчачылар, бакчачылык берләшмәләре идарәсе рәисләре һәм әгъзалары белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Валерий Власов хәбәр итте.

 «Татарстан» Бердәм Россия”се «Бакчачылар йорты – гаилә таянычы» партия проекты кысаларында бакчачылык ширкәтләренең хакимият белән хезмәттәшлеген камилләштерү буенча зур эш алып бара. Без программа буенча өч еллык эшкә анализ ясадык, бик күп уңай фикерләр алдык. Кешеләр  программаны озайтуны сорыйлар, чөнки реаль нәтиҗәләрен күрәләр. Шуңа күрә «Бердәм Россия" ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте, һәм ул программаны тагын ике елга озайту мәсьәләсендә безне хуплады. Ягъни, 2020 һәм 2021 елларда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инфраструктурасын ремонтлау өчен 550 миллион сум акча бүлеп биреләчәк»,-дип билгеләп үтте Валерий Власов.

Ул искәрткәнчә, программа бакчачылыкның тышкы инфраструктурасына кагыла. Шул ук вакытта 2018 елдан башлап Татарстан бакчачылары финанслашу шартларында бистәләрнең эчке инфраструктурасын ремонтлау мөмкинлеге алды. Беренче елда гаризалар күп булмады – 38 млн.сумлык гына. Әмма 2019 елда бакчачылар яңа мөмкинлекләргә бәя бирде һәм гаризалар күбрәк керде – 351 млн. сумлык. Бу якындагы берничә елда бөтен республика буенча бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләрендәге вәзгыятьне тамырдан яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 “Татарстан» Бердәм Россия"се бакчачылар берләшмәсе мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирә. Июнь башында Югары Осланда «Бердәм Россия” «көне» вакытында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ТР Бакчачылар берлегенең җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашты. Алар су скважиналарын лицензияләү проблемасы турында сөйләде. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән яңа закон ел ахырына кадәр барлык скважиналарны рәсмиләштерүне таләп итә – ә бу күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә, шуңа күрә барысы да өлгерми.

Ике атнадан соң ТР Дәүләт Советы федераль парламентка лицензия алуга гаризалар бирү вакытын арттыру тәкъдиме белән Закон чыгару инициативасын кертте. Хәзер ул РФ Дәүләт Думасында карала. Татарстан депутатлары -бердәмроссиялеләр әлеге мәсьәләне контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев