Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабын тапшыру буенча акция

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабын бастырды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә саллы өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Аналитик материаллар белән беррәттән, Китапта беренче чыганакларга да мөһим урын бирелә. Куелган визуаль рәт архив документлары, плакатлар, афишалар, фотосурәтләр, кинохроника кадрлары, фронтовик хатлары, хәрби заман открыткалары белән тәкъдим ителгән. Истәлек китабында ветераннарның тулы драматизм һәм армый-талмый хезмәт еллары турындагы истәлекле хатирәләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә яңартылган уку программалары һәм факультатив дәресләр планнары төзү, семинарлар һәм конференцияләр уздыру өчен нигез булачак.

Китапны бастыру Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан хупланды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты 25 июннән 03 июльгә кадәр "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" 1941-1945» китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру буенча акция үткәрә. Акция кысаларында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләренең китапны шәхсән тапшыру өчен чыгуы планлаштырыла.

Акцияне районнарның һәм шәһәр округларының үзәк мәйданчыкларында район башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында тантаналы шартларда үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев