Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан банкларының «янучылары» 1 сентябрьдән тагын 300 мең сум алачак

Яңа түләүләр турындагы карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның киңәшмәсендә кабул ителде.

Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән банкротлыкка чыккан Татарстан банкларының кертемнәренә 300 мең сум түли башлаячак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Министрлар Кабинетында авыр хәлдә дип табылган банклар клиентларының мәсьәләләрен хәл итү кысаларында үткәрелә торган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Республика ярдәм фонды тарафыннан эшләнгән концепция кысаларында алты этап ярдәм күрсәтү уздырылды», - диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, 6,1 меңнән артык гариза бирүче якынча 2 млрд. сум күләмендә түләүләр алган инде. Шул ук вакытта 55% кеше тулы күләмдә югалган акчаларны алган. Яңа ярдәм чаралары кертелгәч, аларның саны 68%ка җитәчәк.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов зыян күргән кертемчеләргә ярдәм итү өлешендә башкарылучы этаплап эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен билгеләде. Бүген киңәшмәдә дүрт сугыш ветеранының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерү һәм тыл хезмәтчәннәренә 500 мең сум күләмендә кабат ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде ", - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Республика ярдәм фонды 2017 елда Татарстан финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән затларга ярдәм итү өчен ТР Президенты указы белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев