Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан балыкчылары интернетта браконьерларга һәм хокук бозучыларга каршы төркем булдырачак

ТР Экология министрлыгы башлыгы ведомствога хокук бозулар турында оператив мәгълүмат бирергә әзер булган балыкчылар инициативасын хуплады.

Татарстан елгаларында экология законнарын бозучыларга каршы көрәшкә юнәлтелгән мессенджерларда махсус төркемне булдырырга спортчы - балыкчылар тәкъдим итте. Алар ТР Экология министрлыгы опергруппасы белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салырга ниятли. Бу хакта Андрей Кузьминның ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков белән интервьюсы вакытында билгеле булды.

Әңгәмәдә Татарстан Республикасының һәвәс балыкчылар федерациясе вәкиле, балыкчы-спортчы, спорт мастерына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты. Ул экология министрына кызыклы тәкъдимен җиткерде.


"Без Росрыболовство белән эшлибез, аерым алганда, Татарстан Балык инспекциясе белән һәм "Против сетей" дип аталган аерым төркем төзедек. Битараф булмаган гражданнар анда хокук бозучыларның реаль координаталарын юллый. Бу төркемдә Росрыболовство һәм Балык инспекциясе хезмәткәрләре бар, димәк, чаралар бик тиз оештырыла. Хезмәткәрләр урынга ике-өч сәгать дәвамында киләләр, хокук бозуларны теркәп, мәгълүматны тапшыралар. Без сезнең хезмәткәрләр белән дә шактый актив эшләячәкбез. Без - спортчы-балыкчылар сулыкларыбызда балык булсын өчен, чынлап та, җан атабыз, - диде Ферафонтов.

ТР экология министры мондый тәкъдим өчен балыкчы-спортчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләде.
Александр Шадриков белән интервьюны "События" сайтында укыгыз. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуктан башка интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев