Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан балалар сәламәтлек саклау үсешенә 1,4 млрд сумга якын акча алды

Бүлеп бирелгән акчага Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзиячәкләр, җиһазлар сатып алачаклар һәм поликлиникаларны яңартачаклар.

Татарстан “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча балалар сәламәтлек саклау үсешенә 1,4 млрд сумга якын акча алды. Шуларның 780 млн сумы федераль бюджеттан һәм якынча 600 млн сумы төбәк бюджетыннан бүленгән. Бу акчага Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзиячәкләр, шулай ук балалар поликлиникалары өчен җиһазлар сатып алачаклар һәм аларны планлаштыруны яңартачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татарстан Республикасында балалар сәламәтлек саклауны үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, - 1 млрд 377 млн 899 мең сум», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Акчаларны гамәлгә ашыру «Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, Татарстан Республикасында балалар сәламәтлек саклауны үстерү» региональ проекты кысаларында узачак.

Татарстанның 38 балалар поликлиникасы өчен 250 млн сумнан артык җиһаз 229 данә сатып алачаклар. Бүгенге көндә инде 24 млн. сумлык өч берәмлек сатып алынган.
Моннан тыш, республиканың 32 медицина учреждениесе өчен эчке киңлекләрнең яңа оештыру-планлаштыру карарлары булдырылачак. Моңа 67 млн сумга якын акча тотылачак.

Игълан ителгән поликлиникаларның яртысында эшләр инде башланган.
Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә килгәндә, 2020 елның уртасына ул чиректән артыкка әзер.
Илкүләм проект буенча, быел Казан дәүләт медицина университетында перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 60 белгеч укытып чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев