Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан балалар пособиеләренә өстәмә 1,3 млрд сум алачак

Өчтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр 2020 елның июненнән башланды.

Россия төбәкләренә өстәмә рәвештә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә 62 млрд сумга якын акча җибәреләчәк, Татарстан 1,3 млрд сум алачак. Тиешле күрсәтмәне РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

"Өстәмә финанслау кирәклеге ата-аналары түләүгә хокуклы балалар санының артуы белән бәйле. Алар Россиядә инде 4,2 миллионнан артык кеше", - дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә.

Өчтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр 2020 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путин указы белән кертелде, түләүләр июнь аеннан башланды. Айлык түләү күләме балага төбәк яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә - бу якынча 5,5 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев