Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан артистлары һәм блогерлары «Зур этнографик диктант» язачак

ТР Халыклар дуслыгы йортында чарада катнашучылар өчен оффлайн-мәйданчык оештырылачак.

Татарстаннан “Зур этнографик диктант”та катнашучылар өчен 3 ноябрьдә 11 сәгатьтә ТР Халыклар дуслыгы йортында оффлайн-мәйданчык оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте.

«Мәйданчык республикада проектны популярлаштыру өчен оештырылачак. Без ТР Халыклар дуслыгы йортына медиа затларын - танылган артистларны һәм блогерларны, башкаручыларны, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен, иҗтимагый оешмаларны, алар мисалында социаль челтәрләрдәге аккаунтлар аша әлеге проектны популярлаштыру өчен чакырачакбыз", - диде ул.

Спикер әлеге проект уникаль дип саный, ул халыкның белемен арттыруга юнәлдерелгән "Тоталь диктантның" дәвамы булып тора. Аның максаты - күпмилләтле илебездә булган этнографик наданлыкны бетерү. Быел «Зур этнографик диктант» 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн-режимда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев