Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан аграрчыларын эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча бушлай вебинарга чакыралар

Укулар «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында оештырыла.

Татарстан аграрийлары «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында узачак чираттагы бушлай вебинарда катнаша алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вебинар АХПда эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышланачак. Катнашучыларга терлекләрне идентификацияләү нәрсә өчен кирәклеген, биркалау процессы ничек узуын һәм эре мөгезле терлекләрне алдан теркәү өчен мәгълүматлар ничек кертелүен сөйләячәкләр.

Укулар бүген 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен «Агрополия» порталында яисә 88005502441 номерында теркәлергә кирәк. Теркәлү шулай ук катнашучыларга узган семинарларны карарга һәм вебинар вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев