Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарча диктант язабыз

10-12 сентябрьдә сәгать 11:00дә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Быел акция алтынчы тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.

Татарстан һәм Башкортстан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.

Диктантны мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляциягә кушылып, һәм http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинчелеге булачак.

Яшел Үзәннең 39 мәктәбендә дә укучылар акциягә кушылып, үзләрен сынап карый ала. Ә әти-әниләр быел диктанты онлайн форматта язачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев