Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарча диктант» - 2020 старт ала

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014нче–2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.

Максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Диктанты әгәр өйдә язарга телисез икән:
1) diktant.tatar сайтына керергә;
2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
3) Онлайн трансляцияне ачарга;
4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына җибәрергә:

  • Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 953-483-77-11
  • РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12
  • Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-2

Билгеләр http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетиа урнаштырыла.
Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.
Социаль челтәрләргә сылтамалар: https://vk.com/tatdiktanthttps://instagram.com/tatarchadiktant?igshid=9md00ms4.
Шулай итеп, быел татарча диктантны шимбә - 26 сентябрь, сәгать 11:00дә язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X