«Татарча диктант» яздык
Яшәеш

«Татарча диктант» яздык

«Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф акция­се татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, грамоталылыкны үстерү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, 13-15 октябрь көннәрендә узды.

Быел ул сигезенче тапкыр үтте. Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып булды.
«Яшел Үзән» журналистлары шәһәребезнең 5нче гимназиясендә узган акциядә катнашты. Биредә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, дәү әниләр диктант язуда үзен сынап карады.

– Безнең гимназия Курган өлкәсенең Шадрин ра­йонындагы Йолдыз авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Һәм аның кысаларында беренче тапкыр ZOOM элемтә аша читтә яшәүче милләттәшләребезгә диктант яздырабыз. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен аерым текст әзерләнгән, – дип сөйли гимназия директоры Гүзәлия Нуриева.

«Татарча диктант» акциясенә районыбыз авылларында яшәүчеләр дә актив кушылды. Онлайн диктантны язганнан соң нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белергә мөмкин. Ә офлайн мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.


Нет комментариев