Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нәҗметдинованың фоторәсеме Яшел Үзән шәһәре мактау тактасына куелды

«Миләүшә Лотфулловнаның олы хезмәтен танулары өчен бер горурлансам, телебезне сак­лаучы милләт кызлары өчен икенче сөендем»

Яшел Үзәннең Каюм Насыйри исемендәге гимназиясе белән без 20 ел хезмәттәшлек итәбез. Шушы кыска гына вакыт эчендә шактый гына эшләр башкарылды, тулы бер буын балалар үсеп җитте һәм аларның күпчелеге, миңа калса, татар җәмәгатьчелегенең лаеклы ул-кызлары, ә кайберләре хәтта йөзек кашы кебек булып җитлектеләр. Ни өчен шулай дим?

Чөнки алар гаиләдә генә түгел, гимназиядә татар мохитендә үсте-укыды, татар телен, милләтебезне данлаган бик күп ра­йон-республика чараларында да катнашты һәм катнашып килә. Ватаныбыз өчен лаеклы менә шушы яшь буынны татар теле укытучылары белән берлектә тыңгысыз Миләүшә Лотфулла кызы Нәҗметдинова укыта-тәрбияли. Аның тырышлыгы белән кайларда гына нинди генә чаралар (әдәби-музыкаль кичәләр, семинарлар, фәнни конференцияләр, ачык дәресләр һ.б.) үткәрелмәде?! «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең сценарие, хәтта бөтен республикага үрнәк итеп алырлык булды, эш тәҗрибәсе газеталарда басылды, аны бик күп укытучылар үрнәк итеп кулланды. Афәрин!

Әлбәттә, мин Миләүшә Лотфулловнаның хезмәтендә иң зур урынны Каюм Насыйри белән бәйле эшчәнлек били, дип саныйм. Яратып, якташы булганы өчен генә түгел, Каюм Насыйриның бөтен татар дөньясына керткән өлеше өчен ул аның эшен бөтен җаны-тәне белән пропагандалый, өйрәнә. Һәм өйрәтә дә! Районда беренче булып Каюм Насыйри исемендәге музей булдырган кеше. Ул музей ничә буын баланы тәрбияләп үстерде?! Музейның бай экспонат фонды, ул алып барган фәнни эшчәнлек күп мәктәп музейларына үрнәк, дип әйтәсем килә.

Ә инде бөек мәгърифәтченең туган авылында урнашкан музей белән хезмәттәшлек итүе табигый. Балалар белән экскурсияләргә кайта, кайта алмаган очракта онлайн экскурсияләр үткәрәбез. Үзебез гимназиядә еш булабыз, укучылар белән очрашабыз, халыкара фәнни конференция эшендә бик теләп катнашабыз. Чакыра, китерә! Боларның барысын да Миләүшә Лотфулла кызы, аның коллективы эшли. Әле бик озак еллар шулай хезмәттәшлек итәрбез дип, уйлыйм. Чөнки мондый шәхес белән аралашу, бергә эшләү минем күңелемдә үзгә бер матур хисләр уята, халкыбызга хезмәт итү дәрте өсти. Милләтем әнә шундый ул-кызлары белән горурлана!
 

Гүзәл Минһаҗева,
Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә мөдире,
Кече Шырдан

Күптән түгел генә 10нчы гимназиянең милли мәсьәләләр һәм тәрбия буенча директор урынбасары, туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нәҗметдинованың фоторәсеме Яшел Үзән шәһәре мактау тактасына куелды.

Минем өчен ул икеләтә горурлык.

Миләүшә Лотфулловнаның олы хезмәтен танулары өчен бер горурлансам, телебезне сак­лаучы милләт кызлары өчен икенче сөендем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев