Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар китапханәсенең яңа  урыны

Шәһәребезнең Украинская урамында ачылган татар китапханәсендә  эшләүчеләр районыбызның татар чараларында  катнашу гына түгел, аларның күбесен үзләре уздыра. Шәһәр халкы да  китапханәгә яратып йөрде. Аларның эшен газетабыз да һәрчак яктыртып торды.

Моннан берничә ел элек татар китапханәсе район җитәкчелегенең оптимизация программасына эләгеп, ЦБСның бер бүлмәсенә өйдәш итеп күчерелде һәм биредә дә үз укучысын югалтмады.  Хәзер аны  Жуковский урамындагы балалар китапханәсенә күчерергә тиешләр. Агымдагы елның июлендә шундый карар кабул ителгән. Шушы көннән бирле  китапханә күченү процессында һәм ул озакка сузылды. Көз көне китап уку, вакытлы матбугатны уку аеруча актуаль һәм укучылар  китапханәнең тизрәк ачылуын тели. Бу турыда хакимият  органнарына җиткердек. Район башкарма комитетының  мәдәният бүлеге  җитәкчесе Денис Лулаков   бинаның әзер булмавын биредә бик яхшы капиталь ремонт булуы белән аңлата. Форсаттан файдаланып,  ул  китапханә диварына менә ясалачак шушы эскизны тәкъдим итә.  Китап укучылар мондый  оформлениегә ничек карый? Якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри рәсеме икитапханәне  бизиме,  шәһәр халкы моңа ничек карый? Әнә шушы сораулар белән без дә газета укучыларга мөрәҗәгать итәбез. Хөрмәтле укучылар, сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X