Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар китапханәсе ишекләрен ачты

Россия көнендә, ниһаять, Мичурин урамында урнашкан татар милли китапханәсе, төзекләндерү эшләреннән соң, үз ишекләрен ачты. Бу көнне күп милләттәшләребез зарыгып көтте. Шуңа да ачылу тантанасы зур бәйрәмгә тиң иде.

Кунакка дип Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, якташларыбыз Алсу Фәйзуллина, Фернат Насыйбуллин һәм Илфат Гыйбадуллин (рәсемдә) килгән иде һәм әлбәттә инде, буш кул белән түгел. Спектакльдән өзек тәкъдим иттеләр. Изге теләкләрен район имам-мөхтәсибе  Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Роман Раков та җиткерде. 
Китапханә ачылу белән беррәттән, төрле клуб эшчәнлегенә дә хәер-фатиха бирелде. Хәзер биредә татар телендә өстәл уеннары уйнап булачак, «Пар канат» дип исемләнгән татар яшьләренең танышу клубы да үз җимешләрен бирер дип ышанабыз. Бакчачылар клубы да үз укучыларын табар дигән өмет бар. Иң мөһиме – китапханә хезмәткәрләре яңа, кызыклы идеяләрне күтәреп алырга һәрвакыт әзер. Шуңа да актив шәһәр халкыннан теләк-тәкъдимнәр көтеп калалар. Бүгенге заман китапханәсе ул китап уку урыны гына түгел, ә аралашу, файдалы проектларны гамәлгә ашыру урыны да. Килегез, татар китапханәсе сезне  көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X