Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар халкының йөзек кашы ул – Сабантуй

Инде июньнең яртысы узып китүгә карамастан, җылы киемнәрне сала алмаган идек, әле дә ярый милли бәйрәмебез якынлашты.

Соңгы елларда яңгырлы һава торышы үзәккә үткән булса, быелгы Сабантуйга көн әйтерсең лә заказ буенча бирелгән, искиткеч матур булды. Ниһаять, көттереп кенә җәй килде.
Рухыбызны күтәрә, татарларны гына түгел, ә бар милләт халкын бер йодрыкка берләштерә торган бәйрәмебез ул Сабантуй. Кояшлы шимбә иртәсендә Яшел Үзән һәм районыбыз халкы, кунаклары Мирный бистәсендәге мәйданга җыелды. Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә бәйрәм кунакларын футбол тубы формасында ясалган милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алдылар, ә спортчы кызлар рәхәтләнеп татар көенә сиптерде. Татар бәйрәменең мактаулы кунаклары – Кырымнан, герой шәһәр Керчь башлыгы Сергей Бороздин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар иң беренче булып, татар авылына сугылды. Ә Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасының талантлы егет-кызлары кунакларны каршы ала белә инде.

Тулы язма газетаның җомга санында (№44).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Сабантуй 2018