Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Исламыннан редакциягә борчулы хат килде

Язмамны нәрсәдән башларга да белмим әле. Фикерләр буталып тора.

Балачагы, үсмер еллары авылда үткән Мансур Гыймранов Татар Исламына кайтты. Бәйрәм итәргә түгел, ә күптәнге хыялын тормышка ашырырга, авылны матурлатырга кайтты. 
Һәм менә авыл читендәге чокырларны, тыкырыкларны чүп-чардан, черек агачлардан чистартырга була ул. Бер җәйдә Татар Исламы чүплектән котылды. Элек авыл мәчетле булган, ә нигә әле аны яңадан торгызмаска? Имам-хатыйб Хәмбәл Кадыйровны һәм аксакалларны җыеп, киңәшләшәләр дә, яңа мәчет салырга дигән уртак фикергә киләләр. Бу төзелешне дә Мансур үз өстенә ала. Казан артындагы карьердан таш ташыта, Иделдән ком, шуннан эш кызганнан-кыза бара. Авыл уртасындагы кизләү астында гасыр буенча сазлык, бака үрчетә торган күлне чистартып, мәчет белән беррәттән ясарга дигән фикергә килә. Ул чакта да, хәзер дә Мансур акчаны каян ала икән дип, берәү дә уйламый. Моннан тыш та байтак эш башкарыла. Зират, изге Касыйм чишмәсе төзекләнә, Әрә елгасы буе чистартылып, ял итү паркы ясала. Хәзерге вакыткача шул паркта берничә буын яшьләр җыр-биюгә, аш-су пешерү серләренә өйрәнеп үсә, урамда трай тибеп йөрми. 
2008-2009 елларда гомердә булмаган Сабантуй уздырылды. 20 төтенле авылда меңгә якын кеше җыелып, бәйрәм үткәрелде. Һәм 2012 елда барлык эшләр уңышлы төгәлләнә. Шул вакыт эчендә Мансур авыл урамына вак таш алып кайтып җәйдерә, мәчет манарасы әллә каян нур бөркеп тора, беренче азан тавышы яңгырый.  Авыл уртасында тарихи-мәдәни мирасны яктыртучы музей эшләп килә.
Әлбәттә, төзелеш тәмамлангач, бәйрәмнәр үткәч, ул объектларны карап торырга да кирәк. Анысын үз өстенә Яшел Үзән якташлары җәмгыяте алды. 
Авылдан туристлар өзелмәде. Чит илләрдән килүчеләр дә бар иде хәтта. Җәен күл коеныр өчен менә дигән урын булды. Суы атна саен алыштырылып торды. 
2017 елда хәлләр үзгәрде. Мансурның дәрәҗәсе үсте.  Аның дәрәҗәсе арткан саен, авыл картларының усаллагы да артты. Мансурны кысрыклау өчен төрле юллар эзләделәр. Беренчедән, мәчет манарасындагы ут сүндерелде. 5 ел бикләнмәгән мәчетнең йозагын алыштырып, бикләп куйдылар. Һәйкәлнең кызыл йолдызын сүндерде, түгәрәк әкияти күл пычрак, бака күленә әйләнде. Аңа бу явызлыкны тормышка ашырырга, мәчет, күл төзелешенә мораль, рухи, финанс ягыннан бер тиен дә ярдәме булмаган Норлат авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов булышты. Хәзер мәчет тә, күл дә Мәхмүтнеке.
Кышын биш ел буе күлдә тимераякта шуып, күл кырыена куелган чыршыны бизәп, музыка белән Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләр бирә иде. Хәзер чыршы да ятим утыра. 
Мин авыл җирлеге башлыгыннан Татар Исламын районда үрнәк авыл итик, берни кирәкми, акчасы да дидем. Ул җавап бирмәде, көлде генә.

Ханнан Сәлахов.
Татар Исламы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев