Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татар-информ» агентлыгы Кытайның «XXI век» газетасы белән килешү имзалады

«Татар-информ» агентлыгы «Уртак киләчәк өчен яңа мөмкинлекләр» БРИКС - 2024 яшь лидерлар форумында Кытайның «XXI век» газетасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

«Кытайдагы коллегалар белән төзелгән килешү – безнең хезмәттәшлек буенча зур эшнең бер өлеше. Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Казандагы генераль консуллык белән мөнәсәбәтләребез җылы, хезмәткәрләребез Кытайга матбугат турларына барды. Бүгенге документның зур нәтиҗәләр китерәчәгенә ышанам», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов.

Аның фикеренчә, мондый төрдәге хезмәттәшлек көнчыгыштагы партнерлар турында күбрәк мәгълүмат белергә мөмкинлек бирә. Кытай журналистлары үз чиратында Россия һәм Татарстанда баручы вакыйгаларны яктырта ала.

Әлеге килешүне имзалауда «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев