Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар газетасы – ул… «роскошь» дәвереннән безнең көнгә кадәр

Журналистика – ул профессия түгел, ул – тормыш рәвеше... Владимир Познер

Журналистика һөнәр буларак борынгы заманнардан ук билгеле. Җәмгыятьтә аңа карата мөнәсәбәт һаман да төрле. Бер яктан, ирекле матбугат җәмгыять проблемаларын фаш итә. Наполеон да: «Журналист – каләм белән урамнарны чистартучы», – дигән. «Әгәр сезнең максат дөньяны үзгәртү булса, моның өчен иң нәтиҗәле һәм тиз башкаручы корал – журналистика», –дип саный Британия драматургы Том Споппард. Ә икенче яктан, матбугат беркайчан да тулаем ирек ле була алмый.
Вакыт агымы нәти җәсендә журналистикада булган үзгәрешләр бик зур. Массакүләм медиа барлыкка килү белән журналистика структурасы киңәйде. Күп нәрсәләр модификацияләнә...

Әмма журналистика принцип лары (нәкъ менә принцип лар) кала, аларны илебез журналистикасының мэт ры түбәндәгечә формалаштыра:

  • Дөресен әйтергә һәм нәрсә турында сөйләгәнеңә ышанырга;
  • Гадел булырга;
  • Объектив булырга тырышырга.

Бу шулай булды һәм булачак та... Әлеге принциплар заманча һәм актуаль, миңа калса. Ничек башланган һәм журналистиканы иртәгә нәрсә көтә?
Бүгенгесе көндә туктап, үткәннәрне искә алып, киләчәккә таба атларга тырышып карыйм... Карыйбыз.

Кичә...
Газетаның тууы 90нчы елларга туры килә. Район хакимияте тарафыннан газетаны чыгару турындагы карарга кул куела һәм «Яшел Үзән» газетасының беренче саны 1995 елның 27 сентябрендә дөнья күрә.
Газетабызны укучылар, нигездә, Яшел Үзән районы халкы. «Яшел Үзән» –район һәм шәһәренең тормыш эшчәнлеген актив яктыртып, вакыйгалар елъязмасын алып бара. Анда милли мәдәниятне, тарихны, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә, ә иң мөһиме райондашларыбыз тормышына, кешеләренә күп урын бирелә. Мин яшь «Яшел Үзән» газетасы турында уйлагач, һәрберсе үз материалы өстендә тынычлап иҗат итеп, мәкаләләр язган журналистларыбыздан бераз көнләшәм. Ул вакытта сайт, социаль челтәрләр юк иде. Берәүгә дә иртәнге 7дә язылучыларына оригиналь итеп хәерле иртә теләү һәм хәтта, инде төн уртасы узса да, беренчеләрдән булып, кызыклы яңалыкны сайтка бирү турында уйлау кирәкмәде.
Әлбәттә инде, газета җитәкчеләренең мәшәкате, хезмәт хакына, бастыру һәм башкаларга акча җитмәү проблемалары һәрвакыт булды, әмма минем тынычлап, рәхәтләнеп иҗат итә алган журналистлар турында әйтүем иде. Хәтта алты ел элек, баш мөхәррир вазифасына керешкәч тә, барлык хезмәткәрләр дә законлы ял итә һәм эштән соң, кичләрен ирекле, вакытыбызны тулаем гаиләбезгә багышлый идек. Хәер, әлбәттә, финанс мәсьәләләре газетала, язылу белән проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак. Ләкин горурланып әйтә алам: бүгенге көнебез җиңел булмаса да, тотрыклы.

Бүген
Беркем дә бәхәсләшми: яңа мәгълүмат чаралары, гомумән, журналистиканың «бер урында таптанмавы», ә актив рәвештә алга баруы, үсүе, мәгълүмат алу ысулларының гадиләшүе яшәеш өчен бик кирәк. Һәм, әлбәттә, яңа массакүләм мәгълүмат чараларының үсеше мизгеленнән, журналист һөнәре кызыклырак, ләкин бик тә интенсив һөнәргә әверелде. Хәзерге вакытта «Яшел Үзән» редакциясендә эшләүче иҗат хезмәткәрләренең ял көннәре һәм тыныч кичләре юк, дисәм, ялган булмас. Аның каравы без барлык популяр интернет платформаларда тәкъдим ителәбез һәм эшебез турында чит илләрдә яшәүче якташларыбыздан матур фикерләр алабыз. Шулай да, мондый эш темпы көн саен һәм айлар буе дәвам иткәндә бик тә авыр, кайвакытта, хәтта, түзеп булмаслык.
Кулыңа телефоныңны тоткан килеш ашыйсың, компьютерыңны ко чаклап йокларга ятасың һәм уянасың, өеңдәге якыннарыңнан, килеп төшкән яңалыкны эшкәртергә кирәк булу сәбәпле, алар белән аралашырга мөмкинлек булмау аркасында, үпкәләүле караш һәм канәгатьсезлек тә ишетәсең, барысына да кул селтисе килгән чак лар да була... Ә минем журналистларым, газетага тирән мәгънәле һәм күләмле мәкаләләр язуны, социаль челтәрләргә барысыннан да алда яңалыклар эшкәртеп тапшыруны, сез, хөрмәтле укучыларыбыз, һәрвакытта да кирәкле һәм файдалы яңалыклардан хәбәрдар булсын өчен Тик-Токта ролик лар белән көлдерүләрен, Ютубка сюжетлар төшерүләрен һәм Инстаграмда фоторепортажлар белән сөендерүләрен дәвам итә.
Һәм тормыш шартлары ничек кенә үзгәрмәсен, медиа ничек кенә тиз үсмәсен, без объектив булуның бөтен әһәмиятен аңлыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме – кеше, безнең укучыбыз. Журналистның роле, аның миссиясе шулдыр.

Иртәгә
Бәйрәм көне якынлашканда барлык хезмәттәшләремне, элеккеге коллегаларымны, «Яшел Үзән» мәктәбен узган каләмдәшләребезне, штаттан тыш хәбәрчеләребезне һәм, әлбәттә инде, укучыларбызны 25 еллык юбилей белән котлыйм. Киләчәктә дә бергә булыйк!

Хөрмәт белән, Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев