Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасының танылган җырчысы дүртенче тапкыр әни булган

Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган

Татар эстрадасы җырчысы шатлыклы хәбәр җиткерә.  Ул инде март аенда ук бәби тапкан, ләкин моны әле хәзер генә әйтергә батырчылык иткән. Шунысы бар: Лилия 4нче баласын Буэнос-Айреста тапкан.
 

4нче тапкыр әни булдым! Ләкин бүген түгел, ә 2024 елның мартында. Буэнос-Айреста таптым. Хәзер генә сезнең белән уртаклашырга булдым. Гомумән, бу турыда хәтта танышларымнан да бик аз кеше белде. Минем шәхси мәгълүматка мөнәсәбәтемне беләсез… Нигә сөйләмәдем? Барысы да җиңел булмады… Бәлки бераздан сөйләрмен.  Минем белән һәм бала белән барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Менә шулай... Хәзер сез минем турында бераз күбрәк беләсез, - дип язган Лилия Хәйруллина. 

Чыганак: ЯЗМЫШЛАР | МАТУР ГАИЛӘ | Йолдызлар 

Фотолар Лилиянең шәхсси социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев