Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасының иҗади пары әти-әни булачак

Музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсиналар әти-әни булачак.

Иҗади пар сөенечле яңалыкны сәхифәләрендә җиткерде.

«Бу мизгел килеп җитте, дуслар. Минем сезгә бу яңалыкны тизрәк сөйлисем килде, ләкин булдыра алганча сузып килдем. Тиздән без өчәү булачакбыз, иншәАллаһ. Сезнең котлауларны укыйм. Йөземнән елмаю төшми», – дип сөйләгән Лия сторисларында.

Җырчылар бик тиздән дөнья күрәчәк «Килергә» дигән җырларын туачак бәбиләренә багышлаулары турында да язалар.

Лия белән Артурга бик күп дуслары ихлас котлау сүзләре язып калдырганнар. Күпләр, әле шушы арада гына очрашсалар да, Лиянең авырлы икәнен сизмәүләрен әйтә.

«Матуркаем, теге көнне хәтта сизмәдем дә. Котлыйм сезне чын күңелдән», – дигән, Лия белән бер Сабантуйда чыгыш ясаган Лилия Хәйруллина.

«Рәхмәт бик зур. Мин күрсәтмәскә бик тырыштым», – дип җавап язган аңа Лия.

«Мин йөклелекне күрсәтми йөрү белән яхшы таныш», – дигән үзе дә дүрт бала әнисе Лилия Хәйруллина. «Молодец. Мин сине «Әткәй-әнкәй» дип, автобуста җырлап йөргән кыз итеп кенә хәтерлим. Ә син тиздән әни булачаксың», – дигән ул аңа.

«Лия, Артур, нинди искиткеч яңалык! Сезне чын күңелдән котлыйбыз», – дигән Гөлназ Асаева.

Америкада яшәүче дуслары Гөлназ Батталова: «Яратканнарым, чын күңелдән тәбрик итәм сезне», – дип язган.

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз! Бәби сау-сәламәт булып, җиңеллеге белән тусын!

Чыганак-фото:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев