Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар блогерлары инфекция хастаханәсендә карантинда булган пациентларны хуплап чыкты

Алар сигез татарсталыга милли ризыклар һәм открыткалар алып килделәр. Дәваханәдә карантинда булган кешеләрне Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләгәннәр иде.

Аларның өчесендә коронавирусның җиңел формасы диагнозы куелды. Блогерлар арасында Илназ Габилуллин, Ринат Галиәхмәтов, Илүзә Галиәхмәтова, Резеда Миңнегулова бар иде. Алар тиз генә терелүләрен теләделәр. Шул рәвешле блогерлар аларга үзләренең ярдәмен күрсәтте. Инстаграмга урнаштырылган сторизларда блогерлар үз якташларын бәладә ташламауларын билгеләп үтә. Моннан тыш, лайнердан кайткан ватандашларыбыз туган республикабызны, ә кунаклар Татарстанның кунакчыллыгын тоячак, дип ассызыклады акциядә катнашучылар. Билгеләп үтик, бирегә китерелгән барлык россиялеләр лайнер бортыннан аерым изоляцияләнгән бокста медиклар күзәтүе астында тора. Хастаханәдә кирәкле барлык препаратлар да бар. Ә медперсонал шулай ук пациентлар белән бергә карантин бинада яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев