Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТАССРның 100 еллыгына - йөзенче бала!

Яшел Үзән бала тудыру йортында 2020 ел башыннан туган баланың исәбе буенча йөзенче баланы теркәү тантанасы узды. Ана кешене яңа туган улы белән котларга Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко килде.

Маринаның әнисе, йорт хуҗабикәсе һәм “Водоканал”да эшләүче Марат Дәүләтгалиевның хатыны өчен барлык даталар да символик мәгьнәгә ия. Аларның бәләкәй Таһирлары Гашыйклар көнендә, 14.02.2020, 01.40 сәгатьтә туган. 3300 гр авырлыклы һәм 51 см озынлыктагы сабый Яшел Үзән бала тудыру йортында ел башыннан бирле, ТАССРның 100 еллыгы елында туган йөзенче сабый булды. Бүләкләрсез ничек була инде! Михаил Афанаьев гаиләгә бирнә салынган зур тартма бүләк итте, анда яңа туган бала өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. 
Владислав Виниченко гаиләгә ТАССРның 100 еллыгына бүләк җыелмасы һәм юбилей медале тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев