Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ТАССРның 100 еллыгына – 100 чигү үрнәге»

Катнашучыларның 4 яшьлекләреннән алып зурларга кадәр һәм 230 кул эшләнмәләре яшел үзәнлеләрне генә түгел, башкаланың гүзәл вәкилләрен дә шаккатырды.

Узган атна ахырында «ТАССРның 100 еллыгына – 100 чигү үрнәге» муниципаль бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Яшел Үзән мәгариф бүлеге берлегендә оештырылган иде.

– Конкурста катнашучылар арасында гаҗәеп оста итеп эшләнгән хезмәтләр бар, – дип, сокланып сөйли ТР «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. – Шунысы әһәмиятле, Яшел Үзән менә шушы ике айлык өйдә утыру мөмкинлегеннән файдаланып, алты юнәлеш буенча чигү үрнәкләрен алып, бәйге оештыр ды. Мәсәлән, татар халкының 40нчы елларда киң таралган тамбурлы чигүле, әбиләреннән мирас булып калган тастымалларын күреп, IV сыйныф укучысы нәкъ шул тамбурлы чигү техникасын кулланып ,Тукай әсәренә иллюстрация ясаган.

Эшләнмәләр, чынлап та, үзләренең нәфислеге һәм төрлелеге белән шаккатыра. Күргәзмә Осиново бистәсендәге С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназиядә оештырылды һәм аны уздыру да әлеге уку йорты директоры Гөлинә Саттарова инициативасы.

– Бу чараның оешуы – безнең күптәнге хыялыбыз, – дип сөйли Гөлинә Рөстәмовна. – Сакланган элеккеге чигүләр белән бер рәттән, бик күп балалар үз эшләрен дә китерде. Һәрберсе шундый тулы бер мәхәббәт белән башкарылган ки, нурлар бөркелеп тора. Әлеге чигү эшләре Яшел Үзәннең мәгариф бүлегенә җыелган иде. Аннан инде без аларны Осиново гимназиясенә алып кайтып, күргәзмә ясадык.

Оештыручылар ике ай дәвамында эшләнмәләрне бөтен Яшел Үзән районы буйлап җыйган. Номинацияләр алты иде. Алар арасында хачлап (крестиком), тигез, тасма белән, келәм, сәйлән һәм тамбур чигешләре бар.

Күргәзмәдән кала, гимназиядә, 31нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Резедә Шәмсиева уздырган мастер-класслар да оештырылган иде.
– Бакчабызның эш юнәлешенең берсе булып, милли традицияләрне саклау тора, – дип сөйли Резедә ханым. – Әлеге юнәлештә бездә көнкүреш музей эшләп килә. Музей кысаларында әти-әниләр клубы оештырылган. Алар анда бик теләп йөри. Безнең педагогларыбыз, әти-әниләр белән берлектә, төрле мастер-класслар үткәрә.

Күргәзмәдә булган остаханәдә хачлап чигү, икенче төрле әйткәндә, әвермәләп чигү темасы иде. Журналистлар да үзләренең осталыгын тикшереп алды – бик кызыклы һәм файдалы булды.

Эшләр бик күп, бәя бирүе җиңел буламаса да, жюри әгъзалары гран-при урынына лаек ике эшне аерып алды. Берсе – 31нче балалар бакчасы мөдире Эльвира Низамова, икенчесе – Васильево бистәсенең 3нче мәктәбе укытучысы Фаягөл Сафина хезмәтләре иде.

Җиңүчеләргә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова яңа китаплар, журналлар һәм Габдулла Тукай мирасына багышланган дисклар бүләк итте. Калган барлык катнашучыларга – рәхмәт хатлары тапшырылды .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев