Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташламалы юл

– Нигәдер юл акчасы килми башлады. Кайберәүләр моны йорт квадратурасы белән бәйле, ди. Аңлатыгыз әле, ул сумманы нинди очракларда түләми башлыйлар икән?

– Татарстан Республикасының 63-3РТ (08.12.2004) законы һәм Татарстан Республикасының Министрлар кабинетының 542нче (14.12.2004) карары нигезендә, чын мәгънәсендә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү адреслылыгын көчәйтү максатыннан, пенсионерларга айлык юл түләүләрен билгеләгәндә, гражданнарның керемнәреннән тыш, 2019 елның 1 апреленнән милек ягыннан тәэмин ителеше дә исәпкә алына.
Шул ук вакытта, ялгыз яшәүче пенсионерның шәхси милкендә гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артмаган фатир бар икән, аның юлга түләнә торган айлык акчасы саклана. Ә «милек белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән» пенсионерларга (пенсия алды яшендәге гражданнарга да) юл акчасы бирелми. 
«Гаиләнең (гражданинның) милек белән тәэмин ителү дәрәҗәсе» термины респуб лика закончалыгына 2018 ел ахырында кертелде. “Адреслы социаль ярдәм турында”гы законда, бер кешегә 40 кв.м туры килерлек фатирлы булган гаиләләргә ташламалар бирелмәскә дә мөмкин, диелгән. Льготникларның, шулай ук, мәйданы бер кешегә 40 кв.метр дан артып киткән дача һәм бакча йортлары да булырга тиеш түгел. Ялгыз пенсионерларга хөкүмәт карары билгеләгән милек мәйданы нормасы 80 кв.м. 
Шәхси автотранспорты булганнарга да, юлда йөрү компенсациясен алу өчен, чикләүләр кертелгән. Ике автомобиле (шуларның берсе өч елдан да яшь) булган гражданнарга һәм гаиләләргә ташламалар, шулай ук, юк. Мондый түләүләр, тагын, автобусы, үзйөрешле машина, теплоход, яхта, катер, кар автомобиле (снегоход), моточана, гидроцикл, самолет, вертолет һ.б. булганнарга да билгеләнми. Мохтаҗ пенсионерларның зур җир биләмәләре дә булыр га тиеш түгел (мәйдан буенча чикләү: гаиләдәге бер кеше башына 0,2 га).
2019 елның 1 гыйнварыннан, кереме 25 000 сум булган пенсионерларның юлда йөрү компенсациясе тулысы белән бетерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев