Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташлама алучыларның акчасы арта

1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.

1 февральдән ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ) 2,5 процентка индексацияләнә.

– Хәзер Татарстан Пенсия фонды инвалидларны, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, радиациягә эләккән гражданнарны, Советлар Союзы һәм Россия геройларын, Социалистик хезмәт геройларын һәм башка гражданнарны кертеп, 340 мең федераль льготникка түли, – дип билгели  ПФРның ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
ЕДВ составына кергән социаль хезмәтләр  җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: социаль җыелма алырга хокуклы федераль льготниклар  аны натуралата яисә акча эквивалентында ала алалар.


2018 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы  аена 1075 сум 19 тиен торачак, шул исәптән:


– Кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү – 828 сум 14 тиен;
– Төп авыруларны дәвалау өчен санатор-курорт юлламасына – 128 сум 11 тиен;
– шәһәр чите тимер юлында, шулай ук дәвалану урынына шәһәр­ара транспортта бушлай йөрү өчен – 118 сум 94 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕДВ